Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

туган көн

 
Туган көн белән котлаулар
Бүген синең туган көн!

Иң бәхетле һәм якты көн,
Бу доньяга син туган көн!
Елмай әле,монайма син
Тагын бер ел үткән өчен.

Туган көннәр өстәп торсын
Тик бәхетле еллар.
Киләчәктә сине көтсен
Киң һәм якты юллар!

Шатлан әле бу доньяда
Яшәүгә сөелеп-сөеп.
Синен өчен ал таң ата,
Ай нурланып тора, биеп.

Уфтанма син,моңсуланма
Еллар җитез чаба диеп.
Алда әле озын Гомер,
Син менәсе урләр биек.

Бүген синең туган көнең
Ак теләкләргә бай көнең.
Янәшәндә дус-туганнар,
Якыннарың бар көнең.

Сәләмәт бул, кайгы күрмә,
Һәрчак балкып торсын йөзең.
Шатлык белән куанычтан,
Нурлар чәчеп торсын кузең.

Гульназ Абдуллина

Туган көнең котлы булсын,
Бу көн шулай куңелледер.
Син туганга.
Бу дөнья шулай яктыдыр,
Син булганга.

Бөтен җиһан шатлангандыр,
Син туганда.
Тирә-якта һәрчак бәйрәм,
Син булганда.

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.

Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син Сандугач баласын.

Бик күпләрне көнләштереп
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.

Балаларың дәүмәтләрен,
Язсын әле күрергә.
Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.

Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,

Кояш гел елмаеп торсын
Олыгайган көннәрдә.
Ходай сиңа насыйп иткән
Җир йөзенә туарга.

Пар атларда апкайтканнар
Сабантуйлы айларда.
Бәхеткәең ташып торсын,
Йөрсәң дә син кайларда.

Туган көнең белән тәбрик итәм,
Сәламәтлек теләп иң элек.
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр.
Озын гөмер, якты матур тормыш,
Минем сиңа әйтер теләкләр.

Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

Котлы булсын туган көнең,
Якты булсын һәр таңың,
Куанычлар, бәхет-шатлык белән
Үтсен синең гомерең.

Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрең,
Бәхетләр иңеп кенә.

Озын гөмер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак бетмәс куанычлар,
Төяп килсен туар таңнарың.

Туган көндә матур теләк
Булсын әле үзеңә:
Күктән кояш балкып торсын,
Нурлар сибеп йөзеңә.

Шаулап чәчәк атып торсын
Бакчаларда гөлләрең,
Бүгенгедәй ямьле үтсен
Киләчәктә көннәрең.

Тагын туган көн белән котлаулар >>>

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.