Сценарий для дошкольной группы на татарском языке
Сценарий: “Юлда һәрчак бул уяу!”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе. Максат:
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.
Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру.
Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү.
Әзерлек эшләре: юл билгеләре, машина макетлары, уеннар өчен атрибутлар, стенада газеталар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле дуслар! (Бик кызуланып, оныгын этеп-төртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утында юл аша чыгарга тели) Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит! Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам! Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңмени? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби. Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм. Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби. Әби: Рәхмәт, син бик игелекле икәнсең үзен, без бакчадан шуларны өйрәнеп кайтырбыз инде, алайса.
Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр). Музыка астында залга балалар керәләр, ике командага бүленеп утыралар.
Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар, дуслар, балалар! Бүген без “Юлда һәрчак бул уяу!” дип исемләнгән уен-ярышка җыелдык.
Җыр: “Сак булыйк”
1 нче конкурс: “Сәламләү”
1 нче команда. ”Юл билгеләре” Кыз: Кояшның шаян нурлары Иркәли безне иртән. Күңелле, тапкыр уеннар Күптәннән безне көткән.
Малай: Әти-әниләребез Бик борчылмасын өчен, Машинада шофер абый Тынычлап йөрсен өчен,
Кыз һәм малай бергә: Юл йөрү кагыйдәләрен Әйбәт белергә кирәк, Белгәннәрне без күрсәтик Бәйрәмне башлыйк тизрәк!
Кыз: Юлда аркылы сызык күрсәң, Булыр чыгу урыны Ул булмаган җирдән чыксаң, Машина бүләр юлыңны.
Малай: Ак, кара тасмалар буйлап Җәяүле горур атлый . Чөнки белә: шушы билге Гомерен уяу саклый.
2 нче команда “Светофорлар” Кыз: Юлларда без көн саен, Күрәбез светофорлар. Юлда барган һәр кешене Кисәтеп тора .
Малай: Кызыл төсе әйтә безгә: Юл аркылы син чыкма. Тукта, тукта, әз генә көт Кузгалырга ашыкма.
Кыз: Сары төсе кисәтәдер: Әзерлән, дустым, хәзер. Юлны аркылы чыгарга Бул инде син гел әзер.
Малай: Сары ут сүнсә әгәр, Яшеле тиз кабына. Инде, җәяүле, ашык Юлның аргы ягына. Кыз һәм малай бергә: Светофорның бу эше Һәркемгә дә кирәкле. Моның өчен аңа бит Барысы да рәхмәтле.
2 нче конкурс. “Табышмак әйтәм, тиз тап”
Авызы юк, борыны юк, Тик бар аның өч күзе. Урамдагы хәрәкәтне Көйләп торадыр үзе (Светофор)
Бу машина – трамвай түгел, Түгел бу автобус та. Аңа бензин салмасаң да, Ут белән йөри оста. (Троллейбус)
Сайрамый, оя да кормый, Кешеләр һәм йөк ташый. Кем миңа әйтер икән, Ә бу нинди кош икән? (Самолет)
Уф-уф сулар, Уфтанса да, алып китәр. Ике көпчәкле арба, Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)
Нинди гаҗәп бер өй бу. Һәр ягы тәрәзәле. Аяклары резина. Дустым, шуны бел әле. (Автобус) Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар!
Музыкаль пауза
Йөгереп Шәлпә колак (Шапокляк) керә. ( Кулында сумка, тычканы белән балаларны куркытып ала). Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең? Шәлпә колак: Мин нинди әбекәй булыйм ди, мин данлыклы Шәлпә колак. Алып баручы: Без синең Ларискаңнан курыймыйбыз, без аны ирис белән сыйлыйбыз. Сумкаңда нәрсәләр ул? Шәлпә колак: Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә) Алып баручы: Ах, Шәлпә колак, син нык ялгышлык эшләгәнсен бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бик кирәк бит алар. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме син?
Шәлпә колак: Юк, белмим. Алып баручы: Менә хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.
3 нче конкурс “Юл билгеләрен җый”
(Командалар җыя, карап утырган балалар аңлата)
Беренче бала: Олы юлда бик күп алар
Мондый тамга – билгеләр.
Ерактан ук күренәләр,
Гүя маяк – өлгеләр.
Икенче бала: Ерак түгел, диеп, чәйгә, Тәмле аш һәм боткага. Ач “үләм” дигән чагыңда, Шушы билге коткара.
Өченче бала: Бу билгегә карасаң, Сөенеп тә куярсың. Ярый әле машина Алмаганнар әтиләр, Велосипедта гына Йөрергә кирәк диләр.
Дүртенче бала: Бу билгене күргәч тә, Сөенә авырулар. Димәк, якында гына, Ярдәм күрсәтүчеләр.
Бишенче бала: Менә бу билге кисәтә Шоферларны шул хакта: Игътибарлы булыгыз, ди, Җәяүле үткән чакта.
Алтынчы бала: Бу билгене белү кирәк, Аны белү мөһим бигрәк.
Утырып булмый аннан башка Трамвайга-автобуска. Тукталышларда бу билге Әверелә чып-чын дуска.
Җиденче бала: Юлда йөрсән, бул өлгер, Юл кагыйдәсен нык бел. Светофорның һәрбер төсен, Юлның билгеләрен бел.
Алып баручы: Белдеңме, Шәлпә колак. Ә безнең балалар җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорны хәзер ясап та күрсәтерләр.
4 нче конкурс
1 нче бала беренче ак юлны сузып сала 2 нче бала икенче ак юлны сузып сала 3 нче бала өченче ак юлны сузып сала 4 нче баладүртенче ак юлны сузып сала 5 нче бала бишенче ак юлны сузып сала 6 нчы бала светофорның кызыл утын куя 7 нче баласветофорның сары утын куя 8 нче бала светофорның яшел утын куя.
Шәлпә колак: Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофёр чыгар икән?
5 конкурс “Шофёрлар”
Һәр командадан ике бала руль тотып йөгерәләр. Шәлпә колак: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем. (Самокатка баса һәм егыла). Ай-ай-ай. Алып баручы: Әй, Шәлпә колак, кая, мин синен аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли). Шәлпә колак: Рәхмәт. Минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә белә микән?
6 нчы конкурс “Беренче ярдәм”
Команданың бер баласы каршы якка барып утыра. 2 нче балайөгереп барып бинт илтә. 3 нче бала йөгереп барып, бинт белән аягын бәйли. 4 нче бала йөгереп барып куртка илтә. 5 нче һәм 6нчы балалар барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара) Алып баручы: Менә, күрдеңме, Шәлпә колак, самокат белән дә сак булырга кирәк. Син әле юлларда тәртип саклаучыларны да белмисендер? Шәлпә колак: Юк, белмим. Балалар: Полицейский, ГИБДД хезмәткәрләре. Алып баручы: Бик дөрес, безнең чираттагы конкурста сез барыгыз да ГИБДД хезмәткәре булып карарсыз.
7 конкурс “ГИБДД хезмәткәре”
Командалар йөгереп барып һәрберсе костюм, фуражка киеп карыйлар.
Шәлпә колак: Булдырдыгыз, балалар, мин дә бик күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.
Алып баручы: Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.
Шәлпә колак: Сау булыгыз, балалар. (Чыгып китә)
Алып баручы: Балалар, безнең уен – ярышыбыз ахырына килеп җитте. Белемнәребез тигез, шунлыктан безнең дуслык җиңде. Сез булдырдыгыз!
Кичә җыр белән тәмамлана.