Татарча котлаулар
Китап бүләккә
Татар чәйләре';

Һәр яхшы эш – сәдака

    Әйе, кайбер кешеләр бу дөньяда яхшы гамәлләр, матур эшләр кылып, шул гамәлләренә куанып, шулардан тәм табып яши. Әлбәттә мондый кешеләрне яратабыз, хөрмәт итәбез, мондый кешеләрнең азрак булуына уфтанып та куябыз. Безнең “Котлау сайтына” килгән һәр берегезне дә, изге күңелле, саф йөрәкле, күпләргә үрнәк булырлык шәхесләр диеп атар идем. Сез шушы заманаларда күңел җылыгызны якын булган кешеләрегезгә, матур котлау сүзләре җитештереп өләшү теләге белән килдегез бу тарафларга. Якынарыгызның йөрәкләренә якты нур булып үтеп керерлек, яшәр өчен дәрт – күәт булырлык матур теләкләр эзләп. Без үз чиратыбызда милләттәшләребезгә, җир шарының кайсы төбәкләрендә булуларына карамастан, үз телләренә тугры калучыларга ярдәм йөзеннән, бөртекләп дигәндәй, теләк – котлауларны бер сайтка җыю белән шөгелләнәбез.

Котлау сайты әлегә бер яшьлек сабый гына, ләкин без үсәбез аллага шөкер. Әгәр сезнең матур котлауларыгыз, теләкләрегез, тәкъдимнәрегез булып, безнең белән уртаклашсагыз, безнең сайт тагын да матурырак, файдалырак, күңелгә ятышлырак булыр иде.

Татар халкында хөрмәт итү йөзеннән, кунарлага бүләкләр өләшү гадәте бар. Без дә шушы матур йоладан читтә калмыйча, сезгә бик эчтәлекле, буатлар төпкеленнән яшәп килгән һәм кешеләргә өләшергә васият итеп калдырылган китап бүләк итәргә булдык. Китапның текстын файдасы тимичә калмас диеп, Шамиль мәчетенең хәзрәте Мәхмүт Шәрәфетдин бүләк иткән иде. Китап әлбәттә бушлай, бүләк итеп бирелә. Иманнары камил, күңелләре саф адәм балаларына файдасы тими калмас дигән теләк белән. Сез дә үз чиратыгызда китапны теләгән кешеләрегезгә бүләк итә аласыз.. Алда әйтеп үтелгәнчә, безнең сайтта нәк шундый матур гамәлләр белән килгән кешеләр.

Бүләккә китап

 

      Кунак ашы, кара кашы дигәндәй, әгәр безнең башкарган эшләр сезнең күңелегезгә ятышлы дип табасыз икән, сездә безне тәмле чәй белән сыйлый аласыз. Түбәндәге форма аша чәйлек әзерәк акча салалсагыз, һич булмаганда социаль челтәр кнопкаларына басып, безнең “Котлау сайты” турыда милләтәшләребезгә җиткерсәгез, без тырышлыкларыбыз юкка гына түгел, кемгәдер кирәк икәненә инанып, тагын да дәртләнеберәк эшләр идек. Изге эш юлда ятып калмый, ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын. Бергә булыйк дуслар.

Рәхмәт чәегезгә

Ходай биргәненә риза булып, 
Ходай биргән барын кадерләп, 
Туганнарны туган күрә белеп, 
Яшик әле дуслар бергәләп.

Рәхмәт әйтик туган якты көнгә, 
Өстәл тулып ризык биргәнгә.
Күңелегез һәрчак иркен булсын, 
Түрдән урын бирик кергәнгә.

Син бирәсең икән -ходай сиңа бирә, 
Жәлләмәгез артык булганны.
Ачу саклап, көнләш белән яшәп, 
Рәнҗетмәгез күрше-туганны

Социаль челтәрләргә җибәрергә

Татар телендә язылган татар  йолалары, котлаулар, бәйрәм сценарияләре, бәйрәмнәргә кагылышлы башка язмалар, бармак белән генә санап үтәрлек интернет челтәрендә, булганнары да, анда берәү – монда берәү дигәндәй. Эзләүчеләргә уңай булсын өчен, котлауларны системалаштыру йөзеннән, чиксез интернет челтәре буенча сибелгән сайтлар буенча язмаларны, бермекләп бер урынга җыйнау белән шөгылләнергә булдык. Сайт әле яшь, җитешсезлекләре дә бик күп, беренче этапта сайтны материал белән тулыландыру, рубрикалар ачу өстендә эшләдек, киләкчәктә материалларның сыйфаты өстендә эш алып барылачак. 

Һәр язманың, шигырьның, котлауның әлбәттә авторлары бар. Без авторлык хокукларын ихтирам итәбез. Әгәр сайттагы язмага сезнең авторлык хокукы бар һәм сез язманы безнең сайтта булуына каршысыз ягъни язма буенча тәкъдимегез, теләгегез бар икән, безнең белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз. 

Шулай ук безгә материаллар җибәрергә теләгегез булса, безнең белән түбәндәге  кнопка аша элемтәгә керә аласыз.

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Мастер фото | .

© 2018-2019.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.