Юбилейлар белән котлаулар.
Поздравления с юбилеями на татарском языке.
Бер яшь тулды бүген, туган көнең.
Гомереңнең тәүге бәйрәме.
Алда әле күп бәхетле көннәр,
Шатлык тулы еллар сәйләне.
5 яшь тулды! Син бик матур,
Сөбханалла, күз тимәсен.
Әткәң-әнкәң кочагында.
Бәхетле бала булып үс.
10 яшь тулды бүген сиңа –
Синең тәүге юбилеең.
Бәхет, шатлык юлдаш булсын,
Тыныч булсы туган өең.
Котлы булсын 15 яшең,
Бик матур һәм җаваплы чор.
Син инде яшүсмер бала,
Сынауга әзер булып тор.
18 яшь. Саф мәхәббәт
Утларында янган чак.
Изүләрне ачып куеп
Жилгә каршы барган чак.
Менә килеп җитте инде,
Синен юбилеен да.
20 яшь уен түгел,
Яңа тормыш алдында.
25 яшь— кыз чак бит әле ул,
Язсын 100 яшькәчә яшәргә,
Яшь гомерең китәр үтеп тә,
Искә алырсың көтеп-көтеп тә.
Утыз яшкә житү бик үк
Күңелле түгел инде.
Ни дисәң дә утыз — утыз,
Егерме түгел инде.
Гомереңнең бигрәк матур чагы,
35 яшь – бит әле бары гомер башы.
Ирешерсең максат-теләгеңә,
Яннарыңда булса бу юлдашың.
Күңелләрдә канат иде,
Киң дөньялар тар иде.
Кырык яшьлек бабай, диеп
Йөргән чаклар бар иде.
Кырык биш яшь бит ул – зур диңгездә
Туктап алган кече утрау күк.
Гомер озын булса, алда булыр
Олы җирдә кайнар котлау күп.
Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Илле дисәң бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела?!
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Шатлык та күп, сагыш та.
Туры юлдан тайпылмадың,
Атламадың ялгыш та.
Алтмыштамы, алтмышта…
65 яшь тулу уңаеннан котлау
Алтмыш биш яшь — яшьмени ул,
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Җитмеш яшь ул— картлыкның уртасы,
Гомер үтте диеп уйлама.
Әнкәй исән, балаларың янда,
Бәхетле син, әткәй, дөньяда.
75 яшь – әле матур гомер,
Борчылмагыз килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер утсен шатлыкта.
Уен гына түгел яшең,
Син хәзер сиксәннәрдә.
Сокланыплар карарлык бар
Сиксәнгә җиткәннәргә!
Гөмерләрнең иң бәхетле
Сәгатьләре суккан гына…
Бер карасаң, инде туксан.
Бер карасаң, туксан гына…
Туксан бит ул — тик сан гына…
Йөзгә кызыллык китерми,
Йөз яшькә җиткән чагың.
Бәхет өчен күп кирәкми,
Йөзе дә җитә аның.