Татарча котлаулар
Китап бүләккә
Татар чәйләре';

Поздравления с 35 летним юбилеем на татарском языке

35 яшьлек юбилей белән котлаулар

35 яше тулуы белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.

Сөекле кешебезгә киләчәктә ныклы тазалык, озын гомер,

гаиләсендә ак бәхетләр, шатлыклар, тормыш иптәше белән

бәхет-рәхәттә яшәвен телибез.

Котлы булсын туган көнең
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.

Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй итеп елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.

***

Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Яшә гаиләң белән чөкердәшеп,
Бәхет-шатлыкларга күмелеп.

Гомереңнең бигрәк матур чагы,
35 яшь – бит әле бары гомер башы.
Ирешерсең максат-теләгеңә,
Яннарыңда булса бу юлдашың.

Пар канатлы үссен балаларың,
Әти-әни диеп өзелеп,
Һәрбер таҗы аклык-сафлык белән,
Үрелеп барсын тормыш гөленең.

 

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Мастер фото | .

© 2018-2019.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.