Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

“Аерылмагыз”

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары;
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.
Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

“Ай, йолдызым”

Әй дускаем, буең зифа,
Тал кебек бөгеләсең,
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?

Ай, йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, рушаным,
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.
Үзләренең коесы бар, –
Безгә кереп су ала,
Чиләген тутырып ала да,
Көлә-көлә югала.

Су буенда кыяк үлән –
Кыеп аласы иде.
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

Гөл чәчәкләре коела
Былбыл кагынган саен.
Гөлчәчәкләргә охшатам
Сине сагынган саен.

 “Ай, җаный, вай җаный”

Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Ай җаный, вай җаный,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.

Уфа – Казан юлларының
Баганалары чыршы,
Эх, баганалары чыршы,
Башыгызга моңнар төшсә,
Сез дә булырсыз җырчы.

Безнең юллар куе үлән,
Карап үтәргә кирәк,
Әй, карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең татарда сирәк.

Ай май үтә, май үтә,
Май үтә дә җәй җитә.
Эх, май үтә дә җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.
Ай җаный, вай җаный,
Безнең яшь гомер үтә.

“Ай, җаный, суларда”

Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә суларга; (2 кат)
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчаларга керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм, –
Син матур күренәсең.

Ай, җаный, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.

Ай, җаный, күз нурым,
Чибәрлеккә чамасыз.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәмен, –
Төсең итеп йөртермен.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген.

“Бөрлегән”

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.

Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер генәм.
Син тал имеш, ә мин, җаным,
Гүя кара бөрлегән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым, бер генәм.

Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм;
Сөям дигән сүзләреңне
Кабатлыйм мин җыр белән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем бер генәм.

“Гармунчы булсын ярың”

Әй, дусларым, сезгә әйтәм, –
Гармунчы булсын ярың;
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның.

Суда, суда,
Суда йөзәләсеңме?
Мин сине күрми түзәлмим,
Ә син түзәләсеңме?

Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар,
Гармунчы дигән даны бар,
Сөеп туймас яры бар.

Утырмагыз урындыкка
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный, –
Ул ничек онытылсын?

Гармунчының гармунына
Матур көйләр көйлибез.
Син алырлык, мин барырлык
Булсак кына йөрибез.

“Картаямени соң йөрәк?”

Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем бер дә картаймый,
Һаман да нидер көтә.

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да,
”Үтте яшьлек-җүләрлек” дип
Җырларда җырланса да.

Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?

Мәхәббәт яшьләрдә диләр, –
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.

“Кашың кара, буең зифа”

Карлыгандай кара, ай, күзләрең,
Бөрлегәндәй йөзләрең.
Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы
Сөям дигән сүзләрең.

Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры.
Әллә сиңа бирелгәнме
Бөтен дөньяның нуры?!
Кашың кара, буең зифа,
Күзең дә кара синең.
Кара күзеңә карасам,
Йөрәгем яна минем.

Бишмәтеңдә синең, ай, биш төймә,
Нигә төймәләмисең?
Аралар да безнең, ай, ерак түгел,
Нигә килгәләмисең?

АГЫЙДЕЛ КАТЫ АГА

Агыйделдә йөзсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.
Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын –
Сөям дигән сүзе бар.
Агыйдел күпере,
Чуен мәллә, чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.
Агыйделдән көймә килә
Кылдан нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтерең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!
Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

АГЫМСУ

Агымсуның буйларында
Матур кырлар, урманнар.
Шул кырларда тырышып эшли
Безнең дуслар, туганнар.
Акчарлаклар шаулап оча
Агымсу буйларыннан.
Иртән истә, төнлә төштә, –
Чыкмыйсыз уйларымнан.
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар гел шулай.
Аккан сулар кире кайтмый, –
Яшь гомерләр дә шулай.

Pages: 1 2 3 4 5 6 7

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.