Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

Биек тауның башларында
Очып йөри күбәләк.
Интернет һәм вай-фай булса,
Бар дөньябыз түгәрәк

Кәкре каен кәүсәсендә
Тук-тук килә тукыран.
Бармакларым кәкерәйтеп
Ватсап чукып утырам.

Безнең урам уртасында
Үсеп утыра каен.
Үксеп-үксеп ник елыйсың,
Өзелдеме вайфаең?

Татарча “кая барасың?”,
Урысча “куда пойдешь?”
Өйдә интернет югалса,
Пожалуй, с ума сойдёшь.

Әнә килә автомобиль,
Ишеге мазут кына.
Күрешкәч тә, сөйләшәбез
Ватсапка язып кына.

Агыйделнең арьягында
Сукыр марҗа сөт сата.
Бишектәге балалар да
Телефон тотып ята.

Агыйделдән агып килә
Ике кисәк колбаса.
Көннәр буе нишләр идек,
Телефоннар булмаса.

Иртә торып, тышка чыксам,
Сандугачлар – усакта.
Бер минутка кергән идем,
Көнем узды вотсапта.

Агыйделдә – ак кораб,
Утырдым алга карап.
Уза инде яшь гомерләр
Телефоннарга карап.

 

 

Без эчкән шешәләрне
Тезеп куйсаң син әгәр,
Маяк булып балкып торар
Өйдән мәктәпкә кадәр.

 

 

Кулларымда чәчкә күреп,
Аптырашка калдыңмы?
Сизә күңелем җан дускаем,
Көнләшеп каравыңны.
Миндә шулай көнләшеп,
Калам кай вакытларда.
Син ашкынып үз өйеңә
Кайтып киткән чакларда.

 

 

Исем китми алтын-көмешләргә,
Кызыктырмый мине акча да.
Яшимен мин иптәшләрем белән
Яшьлек дигән гүзәл бакчада!

 

 

Ачма, иркәм, ачма тәрәзәңне,
Кар-буранлы салкын кыш анда:
Ышан бары ихлас күңелләргә,
Ихлас түгелләргә ышанма.

 

 

Сәлам, минем клубничка,
Йөрәгемдәге земляничка,
Түшемдәге малинка,
Йөрәгемдәге мальвинка.
Елмаюыңны сизәм,

крепко мин сине үбәм!!!

 

 

Я тебя люблю,
Вертолет куплю,
Ул бик кыйммәт,
Ты мой мәхәббәт!!!

 

Полюбил күңел сине,
Пожалей әзрәк мине.
Почему хат язмыйсың,
Наверно, яратмыйсың.
Яратмасаңда пиши,
Күңелемне утеши.
Бирдем йөрәкне сиңа,
Булсын вечно для тебя.
Мин, син вечно булырбыз,
Счастливо да торырбыз.
Я тебя яратам!!!

 

Спит куян һәм спит лиса,
Син дә, МАТУРЫМ, йокла!
Пусть тебе приснится мин,
А не какой – то там пингвин.

 

Матурымка, улыбнись,
Авызыңны ач, не ленись.
За чепуху борчылма,
Пошли ты всех чуртыма.
Жизнь әйбәт бит ул всегда!
Ты аңларсың не беда,
Что килгәчтен чуваклар,
Китергәчтен косяклар,
Счастье свое кочаклап,
Ночью йокларсың син хырлап

 

Мин сине сильно люблю
А ты мине любишьмы?
Если мине сильно любишь
Автомобиль купишьмы?

 

 

Бигрәк чибәр кунак егет!
Исеме ничек икән?
Медаль таккан диеп торам
Күлмәге тишек икән….

 

Әтәч белән курица
Конькида катаются
Әгәр боз ярылып китсә
Вся любовь кончается

 

Эт йоныннан шарф бәйлим
Челән муеннарыңа
Кызлар түгел,эт тә керми
Синең куеннарыңа

 

Биек үкчә,кыска итәк
Кызлар хәзер кияләр
Акчалары бик күп булган
Бабайларны сөяләр!

 

 

Алтмыштан узган бабай ул,
Ләкин бабай димәссең.
Бер кыек сүз ычкындырсаң,
Өч хәрефкә китәрсең.

Без туганнан бирле хәзер,
Мине сайлагыз дия.
Тик халык сайламады бит,
Шуңа да янып-көя.

Ак костюмын киеп куяр,
Галстук таккан булыр.
Татар икәнеңне белсә,
Монголиягә куыр.

Бөтен кеше бердәмләшеп,
Путин дусны сайлады.
Рекламада үч итепме?
Ул ишәкне кыйнады.

Күпме Рәсәй талаучыны,
Урынына утыртты.
Даже Пугачеваны да,
Төрмә белән куркытты.

Турыдан-туры эфирда,
Талашканын күрәбез.
Цирктагы сыман бар да,
Клоун дип көләбез.

Карт-корыны ышандырып,
Бик күпне вәгъдә итте.
Халык сайлаганын көтеп,
Җитмеш яшенә җитте.

Түзә бирә сынауларга,
Күрде инде башлары.
Стаканнан су сиптеләр,
Кәбестә дә ашады.

Картайса да партияда,
Зур урында утыра.
Очрашуда Кремльдә
Маймыл кебек котыра.

Ошамаган түрәләргә,
Матур сүзләрен өя.
Бу шигырем өчен мине,
Көтәдер Монголия.

Юксынмагыз мине дуслар,
Вакыт үткәч кайтырмын.
Аралар ерак булса да,
Хатлар язып ятырмын.

Сугыш башламаган өчен,
Жириновский зур рәхмәт.
Кирәк түгел Монголия,
Миңә монда да бик рәхәт!!!

 

Pages: 1 2

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.