Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

 

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

Пожелания с днем рождения на татарском языке

 

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз:

көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!

Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле

булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер

итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә

язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта

яшәвеңне телибез!

 

 

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип  дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

 

 

Сине туган көнең белән тәбрик итәм. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телим.

Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын.

Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора, һәрвакыт ачык йөз белән каршы аласың. Рәхмәтлемен, изгелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын.

 

 

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын

юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак

яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы,

чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш

булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл

зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен

яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.

Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

 

 

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.

Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә! 

Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы, күңелеңә көч-куәт,  яшьлегеңә дәрт өстәсен.

Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын,  бәхетең тузмасын.Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.

Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

 

 

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең –  … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

 

Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.

 

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.