Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

 

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

Поздравляю с днем рождения на татарском языке

 

Туган көнең  белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

 

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән.

Барыбыз да бергә җыелып.

 

Каршылыйбыз бүген синең

Көтеп алган гомер бәйрәмең.

Якыннарың җыела бүген яннарына,

Өзеп сиңа чәчәк бәйләмен.

 

 

…  Тормыш юлың бүген

… кат җирдә әйләнә.

Бәхетле бул, көлеп кенә яшә,

Теләгеңә иреш дөньяда.

 

Син бит безнең өчен Кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

 

 

Син туган көн бик күңелле булган,

Табигать тә калган тынычлап.

Туган көнгә күркәм теләкләрне

Юллыйм әле, дустым, кушучлап.

 

Беркайчан да саулык ташламасын,

Бәхетләрең булсын түгәрәк.

Шатлык арты шатлык килеп торсын,

Бала-чага үссен тәгәрәп.

 

Тормыш юлың балкып торсын,

Нурлы булсын күңелең.

Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

 

 

Туган көн бик зур шатлык,

Күңлең бүген җырласын,

Бу көнне барлык шуклык —

Бу бәйрәм синең өчен.

 

Теләсә нәрсә эшлә син:

Шатлан да елмай, җырла,

Бездән дә монда ярдәм бит,

Өлгерергә бирдек вәгъдә.

 

Котларга да онытмабыз,

Тазалык, бәхет теләп,

Без сине нык яратабыз,

Кил, үбәбез кочаклап.

 

 

Туган көнең могҗизалы булсын,

Күңелле, кояшлы үтәчәк,

Ул бик илһамланып узсын,

Кәеф күтәренке булачак.

 

Сине үз бәйрәмең белән

Бик яратып котлыйбыз,

Бәхет, шатлык һәм сәламәт,

Сиңа без иминлек телибез.

 

 

Бүген туган көнең,

Матур көн урамда,

Бәхет, шатлык булсын синең,

Мәшәкатьсез өйдә.

 

Тормыш, эшләр җиңел барсын,

Уйлар килеп чыга,

Хыяллар тормышка ашсын,

Һәм максатка ирешелә.

 

Яратуны телим сиңа,

Иң мөһиме, уйлыйм,

Миңа исәп тота алсаң,

Мин һәрвакыт хуплыйм.

 

 

Менә тагын туган көнең,

Синең күңелле бәйрәмең.

Тизрәк ачып ишегеңне,

Тыңла безнең шигырләрне!

 

Телибез сиңа бәхетләр,

Кэефсезлекне елмаеп үткәр.

Нык сәламәтлек сиңа телибез,

Без сине яратабыз, кочабыз!

 

 

Иң яхшы, матур, яратканыбызны

Туган көне белән котлыйбыз!

Чәчәкләр бәйләме җибәрәбез.

Изге теләкләребезне юллыйбыз.

Туган көнең күркәм уздырырга,

Чын куңелдән аңа телибез!

Бәхетләр, шатлыклар, уңышлар

Һәм әлбәттә, теләкләр ашырулар!

 

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.