Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

 

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

С днем рождения своими словами на татарском

 

Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең  йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!

 

 

Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр, таң җилләре аша, туган көнеңдә сиңа котлау булып барып ирешсен! Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, кояш булып иртән көлсәң. Яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын, бәгъремә тамчы-тамчы булып тамармын. Кояшларга менеп китсәң, мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен, кояштан да табармын. Гомерең күмелсен гөлләргә.  Изге ниятләр, изге теләкләр белән – мин.

 

 

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормыш­та яшәвеңне телибез.

 

 

Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән  – мин.

 

 

Кадерле (…)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа!

 

 

… ! Туган көнең белән!

Синең, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен.

Имәндәй тазалык, саулык телим.

Яшьлегең гомере озын булсын.

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.

 

 

Сине Ай янында Зөһрә йолдыз сыман балкып торган … яшең белән котлыйм!

Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып, алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!

 

 

Кадерле … ! Бүген сиңа … яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә. Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!

 

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.