Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

 

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

С днем рождения в прозе на татарском

 

Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм! Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!

Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Барлык хыялларың тормышка ашсын, һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын! Тормышыңда сиңа бары тик сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм уңыш юлдаш булсын!

 

 

Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, … яшеңне тутырдың.

Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче

ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.

«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, ба-лаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

 

 

Сине чын күңелемнән туган көнең белән тәбриклим. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Мәхәббәтең чишмә суыдай саф, бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, укуыңда, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телим.

 

 

Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең –  … яшь тулган көнең белән тәбрик итәбез. Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.

Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.

 

 

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньга килгәнсең.

Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул – яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт кичкән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!

Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы,

Күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.

Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.

Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.

Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

 

 

Сине ихлас күңелдән туган көнең котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык

сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы,

мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле,

ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы

көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп

яшәргә язсын иде.

 

 

Сине чын күңелдән бәйрәмең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим.Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син.Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер ит. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә яссын!

 

 

Син кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән

иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез!

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән

йөреп, балаларың, туганнарың белән  бергә гомер кичерүең сине ифрат зур

бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар

күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә

берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның

уртасында балкып утырасың.

Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган

догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга

язсын.

Син ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта тугансың. Табигатьнең, тереклекнең

сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнең белән ихлас котлыйм!

Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.

Саулык. Иминлек, ак бәхетләр, саф бәхетләр сиңа!

 

 

Бүген без сине зур бәйрәмең – туган көнең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!

 

 

Сине туган көнең белән тәбриклибез!

Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың.

Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.

Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен.

Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

 

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.