Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

 

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

Стих с днем рождения на татарском языке

 

Туган көнең котлы булсын

Сөекле, кадерлебез.

Иң яраткан, якын күргән

Син безнең туганыбыз.

 

Иссен жилләр, узсын еллар,

Картаймасын тик йөрәк.

Озын-озак яшә әле,

Бездән сиңа шул теләк.

 

 

….. – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә

Туган көнең белән котларга.

 

Төрле чакны күргәнсеңдер,

Йорәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада.

 

Парлап канат кагу җинелрәк,

Тормыш сезне ялгыз итмәсен.

Тормыш чишмәләре чалтырап аксын

Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

 

 

Бүгенге көн бер кайчан да

Онытылмый торган көн.

Әй, сөеклем, бердәнберем,

Ул бит синең туган көн.

Көннәремә-төннәремә

Нур өстәүчем син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Син булмасаң, сөеклем дип

Мин кемгә дәшәр идем.

Мәхәббәтнең бөек көчен

Тоймыйча яшәр идем.

Минем чиксез шатлыгым да,

Бәхетем дә син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Туган көнең — бер бизәге

Мәхәббәтле елларның.

Ярый әле син тугансың,

Ярый әле мин бармын.

 

 

Бүген туган көнең җитте,

Котлап без хөрмәтлибез,

Бик яратабыз без сине,

Матур булу телибез.

 

Сиңа озын гомер, бәхет,

Шатлык һәм тазалык,

Синең алда баш иябез,

Син безнең горурлык.

 

 

Туган көнең белән котлыйм,

Күп бэхетләр сиңа юллыйм!

Сөеклем минем, чибәрем, якыным

Бер назлап үзеңне кочыйм.

 

Тормышың кабатланмас булсын,

Ходай үзе сине сакласын.

Күзләрең гел балкып торсын.

Янәшэәңдә яхшы кешеләр яшәсен!

 

Сәламәтлек мин сиәа юллыйм,

Синең янәшәңдә булырга телим!

Тынычлык, яктылык һәм яхшылык.

Булсын синен тормышында гел!

 

 

Син матурсың, син гүзәлсең,

Бу көнне син тик тугансың.

Тазалык булсын синдә,

Ак бәхет, шатлык өйдә,

 

Иминлек гаиләңдә,

Барысы да куңелдә.

Син гаделсең, намуслысың,

Гел дә син бик җаваплысың.

 

Тормышта уңыш булсын,

Мәхәббәт җиңә торсын,

Син шулай ук матур бул,

Акыллы, таза һәм мул.

 

 

Кояшлы көннәр булсын,

Чәчәкләр өйдә тулсын,

Күзләрдә утлар балкып,

Елмай син, матурланып.

 

Фикерләр гел дә аяз,

Күңелдә табышмак яз,

Беркайчан да сагышма,

Тормышың булсын шома.

 

Көн саен төшер искә:

Син үзең патшабикә.

 

 

Иң батыр, кыю һәм акыллым,

Иң текәсе минем газизем,

Кадерле минем ирем,

Туган көнен белән якыным!

 

Бәхет сиңа килә телисем,

Тормышың барсын жинел!

Унышлар сине биләсен,

Миңа түземлегең җитсен!

 

Эшеңдә хөрмәт итсеннәр,

Хезмәт баскычында үсүләр,

Булмасын һич куңелсезлекләр,

Бары тик теләкләр ашырулар!

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.