Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

Туган көн белән котлау

 

Сөйкемле карашың кояшка тиң –

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең,

 

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

 

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

 

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә

Картаерга бер дә ашыкма.

 

 

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын.

Гомер хәзинәсенә

Өстәлде тагын бер ел.

Моңайма еллар үтә дип,

Елмай син – бәхетле бул!

 

Котлы булсын туган көнең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.

Корычтай булсын тазалыгың.

Парлы булсын гомерең.

Яшәү дәрте янсын  йөрәгеңдә

Картаерга бер дә ашыкма.

 

Гамьле еллар, гамьле көннәр

Телибез чын йөрәктән.

Һич киекчми  чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр.

 

 

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

 

 

Котлы булсын, …, туган көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

… яшь ул әллә ни күп түгел,

Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.

Язсын йөзгә җитеп шатлык белән

Бергә-бергә гомер итәргә.

 

 

Туган көнең котлы булсын!

Бу көн шулай күңелледер

Син туганга,

Бу дөнья шулай яктыдыр

Син булганга.

Бөтен җиһан шатлангандыр

Син туганда.

Тирә-якта һәрчак бәйрәм

Син булганда.

Бүгенгедәй сөйкемле бул!

Бүгенгедәй бәхетле бул:

Җәй гөлләре үскәндә дә,

Яз яфраклар ярганда да,

Көз җилләре искәндә дә,

Җиргә карлар яуганда да!

 

 

Туган көн – гомер бәйрәме,

Туган көн изге көн ул.

Бәхетле бул, кайгы күрмә,

Миннән теләк сиңа шул.

Көнең үтсен бары шатлык белән,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Табигатьнең һәр иртәсе-таңы

Гомерлеккә бәхет китерсен.

 

 

Туган көнең белән котлап

Бәхетле бул син дибез.

Зур уңышлар, куанычлар,

Сәламәтлек телибез!.

 

Туган көнең белән котлыйм әле

Бүләк итим алсу гөлләрне.

Телим әле,сиңа,якын итеп,

Киләчәктә матур көннәрне.

 

 

Характерың бик шәп синең,

Күнелең синең якты.

Синең белән бергә-бергә,

Шактый гомерләр акты.

 

Яратасың туры сүзне

Әйтсән, каты әйтәсең.

Шатлансаң, ихлас елмаеп,

Хисләрне күбәйтәсәң.

 

Беркатлы синең күңелең,

Юк-барга исең китми.

Төнгә кадәр утырсак та,

Сөйләшеп сүзләр бетми.

 

Газап яки шатлык килсә,

Уртаклаша беләсең.

Юктан гына ләззәт табып,

Чын күнелдән көләсең.

 

Син яхшы дус та, сердәш тә,

Кыскасы, син, шәп кеше.

Разведкага барыр кешең

Бул сачы, синең ише.

 

 

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

 

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.