Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

Туган көн белән котлау сүзләре татарча

 

Котлы булсын туган көннәрең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен,

… аеның саф җилләре сиңа.

Бәхет-шатлык кына китерсен.

 

Чын йөрәктән котлавыбыз

Җыр булып сезгә барсын.

Бүгенге бәйрәм гомергә

Истәлек булып калсын.

 

 

 

Яшә син мәңгелек гөл булып!

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп.

Йортыңа кайгылар килмәсен,

Гәрләп торсын һәрчак өй түрең.

Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең.

Ямьләндереп синең гомерең.

 

 

Без сине котларга ашыгабыз

Синең туган көнең белән,

Бәхет, сәламәтлек күндерәбез,

Шатлык, озын гомер теләп.

 

Бәгърем, син шундый ягымлы,

Игелекле, хисле җаның,

Шул ук вакыт — батыр, дәртле,

Егәрле һәм көчле рухың.

 

Син һәрвакыт гаҗәпләндерәсең

Юмарт бигерәк синең күңел,

Барыбызны да буйсындырасың,

Нинди тирән мәхәббәтең.

 

 

Котлы булсын туган көнең,

Матур булып атсын таңнарың.

Игелеген күрү насыйп булсын

Сез үстергән һәрбер баланың.

Минем өчен һәрвакыт үрнәк,

Минем өчен һәрвакыт кирәк.

Гомер юлларымда тик син генә

Таянырдай ныклы тал-тирәк.

Гомер үтә. Инде күпме еллар

Син генә дип тибә ул йөрәк.

Рәхмәт әйтәм барлык туганга

Син минеке генә булганга.

Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә

Сине миңа бүләк иткәнгә.

Гел шатлыкта, гел муллыкта

Үтсен синең көннәрең.

Август ае алмасыдай

Балкып торсын йөзләрең.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез

Булсын иде тулы, түгәрәк.

Синнән җылы алып һаман шулай

Гомер кичсәк иде бергәләп.

 

 

Тулы тормыш белән яшисең син,

Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.

Бәхет белән саулык-сәламәтлек

Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

 

 

 

Матур яз аенда тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

 

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа

Кояшларга тиңе гомернең.

 

 

Син бүген туган көнеңне үткәрәсең,

Күңел өчен матур, якты бәйрәм,

Сине котларга безгә рөхсәт итәсең?

 

Илһам өчен максат, булмас әрәм.

Без сиңа күбрәк телибез,

Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәтләр,

Озын гомер сиңа юллыйбыз,

Үтәлсен бар теләкләр.

 

 

Күпме булса җирдә изге теләк,

Без телибез Сезгә барысын да.

Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын

Туар һәрбер көннең таңында.

 

Күңел күгеһәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

 

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.