Татарча котлаулар
“Табын җырлары” китабы бүләккә
Табын ашлары рецептлары
Аш су рецептлары

 

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

Татарча туган көн белән

 

Туган көнең, туган көнең

Күңелгә нур өстәсен.

Синең һәрбер туар көнең

Сипсен бәхет көлтәсен.

 

Җәен җиләк чәчкәсе бул,

Кышын кышлау гөле бул.

Яшәр гомерең озын булсын,

Безнең белән бергә бул!

 

 

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

 

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә

 

Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,

Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,

Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,

Гомер юлың еракларга дәвам итсен

 

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән,

Агачлар яфрак коя.

Суык кышны каршыларга

Җыена бөтен дөнья.

 

Тик күңелдә бүген бәйрәм,

Юк сәбәп боегырга!

Киресенчә, туды сәбәп

Бергәләп җыелырга.

 

Бергәләп күнел ачарга,

Җырлап, биеп алырга.

Онытып көзге хисләрне,

Күнел ачып калырга.

 

Бүген Синең туган көнең!

Син дөньяга килгән көн.

Моңсу көздә бәйрәм ясап,

Ничек туа белгәнсең?!

 

Көзен яуган ләйсән яңгыр,

Көзен аткан чәчәк Син!

Ямь өстәп тормышыбызга,

Дөньяга нур чәчәсең.

 

Котлы булсын туган көнең,

Күтәренке-күңелең.

Күтәренке күңел белән

Үтсен калган гомерең.

 

 

Котлы булсын, …, туган көнең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

 

Төрле чакны күргәнсеңдер,…

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез булып,…

Сәламәтлек белән

Озак яшә безнең арада.

 

 

Рәхмәт, …, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

 

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга

Һәрчак изге булды уйларың.

 

 

Туган конен белән тәбрик итәм

Ала алмыйм зур -зур бүләкләр.

Бу тормышта туры яши алсан,

Ходай сине үзе бүләкләр.

 

Кайгы күрми гел рәхәт яшә,

Гел елмаю булсын йөзеңдә.

Зур бәхетләр һәм шатлыклар теләп

Тәбрик итәм туган көнеңдә.

 

Туган кондә зур бәхет ул

Сау- сәләмәт булганда.

Әти – әни, туганнарга

Дога кылып торганда.

 

Балаларың, туганнарың белән

Тату тыныч яшәгез .

Җәннәтләргә керү өчен

Сауаплар әзерләгез.

 

Бәхет тауларыннан менгәндә

Аякларың таймасын.

Изгелек чишмәләреннең

Сулары саекмасын.

 

Туган көнең бәйрәменә

Бу шигырь бүләк булсын.

Изге юлларда йөрергә

Гел сине әйдәп торсын.

 

Pages: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Сайтның дуслары

Здоровый образ жизни | .

© 2018-2021.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.