Татарча котлаулар
Китап бүләккә
Татар чәйләре';

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

 

Хатын-кыз ямьсез булалмый,

Хатын-кыз чибәр була!

Шуны күрмәгән ир-ат ул,

Әлбәттә, җүләр була.

Хатын-кыз ямьсез булалмый,

Юньсезе булыштыра…

Кайчакта чип-чибәрләр дә

Күңелне кырыштыра.

Хатын-кыз ямьсез булалмый —

Күрә белергә кирәк,

Хатын-кызның күңеленә

Керә белергә кирәк!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —

Ул шулай яратылган…

Күпмесенә сокланылган,

Күпмесе яратылган!

Хатын-кыз ямьсез булалмый!

Яратсаң, ул нурлана!

Болай да матур хатын-кыз

Тагын да матурлана!

Хатын-кыз ямьсез булалмый —

Хатын-кыз матур, матур!

Хатын-кызны моннан соң да

Ир-атлар матурлатыр!

Хатын-кыз ямьсез булалмый

Яратылса, яратса…

Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,

Шул хатын-кыз – таң атса!

 

***

И хатын-кыз, и изге зат!

Син – җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр, килә сиңа

Хис белән эндәшәсе…

 

Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,

Керфекләрең – ярымай,

Кыйгач кашың – кош канаты,

Йөзең алсу алмадай!

 

Син – кояшы, син – чәчкәсе,

Син – бизәге җиремнең!

Син – сагышы, син – балкышы

Һәм – син моңы җырымның!

 

И хатын-кыз – иң гүзәл зат,

Җиһанда син бер – тиңсез!

Ул карашың, ул назларың…

Тормыш ямьсез ул синсез!

 

Син көчле – кирәк чагында,

Көчсез ир кочагында.

Кадерләп карап яшисең

Син гаилә учагын да!

 

Кайчагында – йомшак песи,

Кайчагында – керпе син!

Матур сүзләр яратасың,

Бездән күпкә хисле син!

 

Кайчагында син – тыныч күл,

Кайчагында – җил-давыл.

Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:

Аңлавы сине авыр…

 

И хатын-кыз – илаһи зат!

Камил синең бар ягың.

Каршылыклар белән тулы

Зур сере син дөньяның!

 

И хатын-кыз – алиһә зат!

Килә серең чишәсе.

Кешелеккә җан өрүче

Син – тормышның чишмәсе!

 

Поздравление с днем рождения женщине на татарском языке

 

Мәхәббәт җимешем минем!

“Кояшта тудын микән, айларда булдың микән”?

Әллә йолдызларның матурлыгын узеңә җыйдың микән?

Туган көнең белән котлап, куңелеңә август аеның матурлыгын, өлгереп җиткән игеннәрнең

муллыгын, җаныңа сусауны баса алмас саф мәхәббәт телим. Мәхәббәт хисеңнең очы да,

кырые да булмасын, ул татлы тойгыдан мөлдерәмә тулып торсын. Бәхет кояшың мәңгегә

балкысын, нурлары җаныңда сүнмәсен, сүрелмәсен, түгелмәсен.

 

***

Күпме җылы тоеп яшим җирдә

бу кояшлы, якты көндә мин.

Кичер, Кояш!

Аның җан җылысын

мин сиңа да хәтта тиңләмим.

 

Җыеп бирсен миңа дөнья

үзенең

аннан башка булган мең ямен, –

мин дөньяның шушы мең яменә

бер керфеген аның тиңләмим.

 

Алларында гөлләр чәчәк атсын,

йолдыз коелып барсын эзенә, –

хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,

тиңлим аны

бары үзенә!

 

***

… кадерлем!

Җан тирбәлешең яктылыкка, илаһи кояш нурларына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклим сине.

Сиңа бер генә теләк – саулык, саулык, саулык.

Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет вә мәхәббәт нурының тамчысы.

Күңелең күгендә көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын.

Хыялыңдагы изге теләкләрең тормышка ашсын.

 

***

Бердәнберем!

Йорәгемнән ташып чыккан хисләр, таң җилләре аша, … яшең тулган көндә сиңа котлау булып барып ирешсен!

Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, кояш булып иртән көлсәң,

яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,

бәгыреңә тамчы-тамчы булып тамармын.

Кояшларга менеп китсәң,

мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен,

кояштан да табармын.

Яшьлегең күмелсен гөлләргә.

Изге ниятләрем, изге теләкләрем белән, бу мин әле – дустың.

 

***

 

Хатын-кызсыз өйләр – тәм-тозсыз,

учак – утсыз, суыткыч – бозсыз,

сыер – сөтсез, күңел – үксез,

шигырь – юк сүз!..

 

***

… туташ!

Җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән,

гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың.

Туган көнең дә, чәчәк атарга бөреләнгән

янар чәчәк кебек, мәхәббәтеңә нур өстәсен.

Акылың камил, йөзең кояш,

йөрәгең мәңге яшьлек бишегендә тирбәлсен.

Яшь каеннар зифалыгы телим сиңа,

тәннәрең сау булсын, ягымлы көлүең,

гашыйк иттереп, күңелдә яңгырап торсын.

Тел белән йөрәк берләшсә, мәхәббәт сүзе туа.

Ул татлы кичереш сине дә читләтеп үтмәсен.

Хыялларың тормышка ашып,

куңел күгеңдәге бәхет йолдызың, җаныңны җылытып,

йөрәгеңне нык тотып, җемелдәп торсын.

 

Төз аяклар,

Төз муен.

Таралып китте

Уем.

 

Иңнәрендә

Пар толым.

Уем, гүяки,

Болын.

 

Келәм булыйм

Юлында.

Чәчкә булыйм

Кулында.

 

Йөресен бәхет чигеп,

Хиссият илен гизеп.

Ә ул китте –

Уемны

Үкчәсе белән изеп.

 

***

Карап торам. Карап-карап

туймый торам,

Сокланудан сүз кушарга

кыймый торам.

Язмыш сине көнче ирдән

саклый күрсен –

Чибәрлегең көн дә тотып

кыйный торган.

 

***

Беләм инде, сиңа кызык

миннән көлү,

Миңа кызык – синең үртәгәнне белү.

Шулай инде, дорогая, нишләтәсең,

Картлык плюс яшьлек

һәрчак равно нулю.

 

Керфекләрең –

зәңгәр күлнең камышыдыр,

Танышуларның дәвамы –

кавышудыр,

Кавышуларның ахыры – гомер буе

«Син – елан!» – дип,

«Ә син – эт!» – дип ярышудыр.

 

***

Салкын кышта яз башлана,

имештер…

Елның башы яз булырга тиештер –

Уйный кояш, яшәрә җан,

кайный дәрт –

Матур кызлар судан кайтып

килештер.

 

***

Күрегез, күр, атлап түгел,

йөзеп бара.

Сокланулы карашларны сөзеп бара,

Миңа да бер күзен сирпеп

карап алды,

Шул чагында «аһ!» димичә

түзеп кара.

 

***

Күпме синең карашыңда серлелек,

Самимилек һәм дә әллә кемлелек!

Күзләреңә бер карасам, имәнәм,

Бер карасам, йөрәк тибә сөрлегеп.

 

***

Күзләреңдә яшең мөлдер-

мөлдерәмә –

Тамам, тамам, тамам, диеп

мөлдерәнә.

Кызганам да үзем сине,

сокланам да –

Син гүзәлсең хәтта шушы

хәлеңдә дә.

 

***

Алсу, дымсу иреннәрең бөрелгән,

Назлы, татлы сүзләр тама телеңнән…

Бүтәннәрнең барысын да онытып,

Сине генә мактап язам бүгеннән.

 

Открытки с днем рождения женщине на татарском

Если желаете побаловать любимых открытками на день рождения Вам сюда

Туган көн открыткалары

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Мастер фото | .

© 2018-2019.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.