Татарча котлаулар
Китап бүләккә
Татар чәйләре';

Әти-әнинеӘтинеӘнинеӘби-бабайныТуганнарныАбыйныАпаныЭненкәшнеСеңелкәшнеБалаларныСөеклеләрнеДусларны

Без бит сине яратабыз

Бар өй эчебез белән.

Горурланып куябыз

Газиз кешебез белән.

Ярый, әткәй, син бар әле—

Таяныч син, терәк син.

Жиңел чакта без дә батыр,

Авыр чакта кирәк син.

Үзеңә дә авыр чаклар

Буладыр — түзәсеңдер.

«Бала күңеле — далаларда»,

— диләр бит, беләсеңдер…

Без ялгышсак, кичерәсең —

Күңелең киң, беләбез.

Кичер, әткәй, сиңа күбрәк

Ярдәм сорап киләбез.

Каушабрак калсак кайчак,

Киртәләр тирәсендә,

Житә бер жылы сүзең дә,

Житә бер киңәшең дә.

Сүзең түгел, шелтәле бер

Карашың житә, кайчак,

Гомер юлыннан барганда

Салулый-нитә калсак.

Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда

Булганың өчен рәхмәт.

Безне саклап-яклап торган

Кулларың өчен рәхмәт.

Ходай сиңа озын гомер,

Гомерлек шатлык бирсен.

Кайгы-хәсрәтсез тормыш,

Бәхетле картлык бирсен.

Көн дә бәйрәм булмаса да,

Көннәрең бәйрәм булсын.

Теләгебездән дә уң син,

Үзебездән дә уң син.

 

***

Төрле чакны күргәнсеңдер,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез булып, әти бәгърем,

(Олы шатлык, нык исәнлек белән),

Озак яшә безнең арада.

 

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.

Корычныкы булсын тазалыгың,

Кояшныкы булсын гомерең.

 

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

 

***

… яшь ул әллә ни күп түгел,

Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.

Язсын йөзгә җитеп шатлык белән

Бергә-бергә гомер итәргә.

 

***

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

 

***

Котлап сине туган көнең белән,

Ниләр теләсәк тә аз сыман.

Гомерең озын булсын, шатлык белән

Гөрләп яшә матур җәй сыман.

 

***

Сиңа һич тә җиңел булмагандыр

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч картлык

Тели сиңа кыз һәм улларың.

 

***

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

 

***

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,

Картаелган инде, иясең.

Килә безнең шулчак чәчләреңнең

Һәрберсенә башны иясе.

 

***

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

 

***

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга

Һәрчак изге булды уйларың.

 

***

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

 

Поздравления папе на татарском языке

 

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк тибешең.

Матурлардан матуррак булсын

Гомереңнең калган өлеше!

 

***

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Без теләгән шатлык, бәхет, әти,

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

 

***

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнен арада.

 

***

Әтиебез – безнен кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга,

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә.

Туган көнең белән котларга.

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

 

***

Күрдеңме, әти. Сиздеңме

… кә җиткәнеңне.

Күрми дә кал, сизми дә кал

Йөзгә дә җиткәнеңне.

 

***

 

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

 

***

Гаилә нигезе нык син булганга гына,

Рәхмәт синең төпле сүзеңә.

Безгә булган изгелегең, игътибарың

Савап булып булып кайтсын үзеңә!

 

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Сине ташламасын, әти, гомергә,

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

 

***

 

Газиз Әткәй!

Көткән сабыеңны

Учларыңда күккә чөйдең Син.

Шул мизгелдән

Ирлек хисе белән

Бар дөньяны янып сөйдең Син!

“Балакаем канатлана!” – диеп,

Бөркет кебек очып йөрдең Син.

Сабыйларга кирәк кадәр Җылы,

Кирәк кадәр Акыл бирдең Син!

Тормыш бураннарын, давылларын

Ераклардан күрә килдең Син.

Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә

Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!

Ныклы тазалык, озын гомер сиңа

Бирсен Ходай, газиз Әткәебез!

 

***

Яшә әле, Әти, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә якты гөлләр булып,

Терәк булып килер көннәрдә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә утын сүндермичә

Балаларың үскән ояның.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

 

***

Без бәхетле, әткәй, син булганга,

Балам диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,

Бүген  _ яшен тулганда.

 

Эш-гамәлең синең маяк кебек

Киңәш-сүзең булды таманга.

Мәрхәмәтле үзең, сокландыра

Кулларыңнан гөлләр тамганда

 

Поздравление мужчине с днем рождения на татарском языке

День рождения отмечают каждый год, а юбилеи случаются всего лишь несколько раз в жизни. Круглая дата для мужчины — это новый значимый порог на его жизненном пути. Юбилеи отмечают даже те, кто не любит пышных праздников и застолий. Друзья и коллеги поздравляют именинника и от всей души желают ему дальнейших успехов и счастья.

 

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

 

***

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр юллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә-буранга,

Чын мәгънәсендә Кеше булганга!

 

***

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Чәчләреңне, әти, чал басса да,

Күңелең көр, һаман яшь әле.

Җаның тыныч, тәнең таза булсын,

Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

 

***

Менә тагын бер кыш үтеп бара,

Якынайтып гомер көзләрен.

Тыныч көзләр килсен, әти,

Котлы булсын туган көннәрең.

 

***

Аяз булсын туар таңнарың,

Шатлык нуры чәчсен күзләрең.

Күкрәмәсен аяз күңелең.

Боекмасын һич тә йөзләрең!

 

***

Маңдаеңда сырлар – үткән еллар,

Борчуларың эзе – ак чәчең.

Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,

Котлы булсын … яшең.

 

***

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

 

***

 

Кояш сиңа назлап нурын сипсен,

Таң җилләре назлап сөйсеннәр.

Бәхет, шатлык сиңа юлдаш булсын,

Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр.

 

***

Авырлыклар туса тормышта,

Киңәш сорап сиңа киләбез.

Дөрес юлга бастырырдай сүзләр

Әйтәсеңне алдан беләбез.

 

***

Безнең өчен күпме тырыштың син,

Уйландың син гомер эчендә.

Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

 

***

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,

Бәхет кунсын күңелең түренә.

Барыбызга канат, терәк булып,

Талмый атла гомер үренә.

 

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Без барыбыз шушы теләктә,

Бүгенгедәй шат елмайган йөзең

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

 

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Үтсен синең язың, көзләрең.

 

***

Минем өчен һәрвакыт үрнәк,

Минем өчен һәрвакыт кирәк.

Гомер юлларымда тик син генә

Таянырдай ныклы тал-ти

 

***

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп,

Яшә син мәңгелек нур булып.

 

***

Акрын гына чәчләреңә чаллар төшә,

Ак юл булып гомер шулай алга дәшә.

Картаям дип ялгыш кына уйлый күрмә,

Әле тагын бер иллене берүк яшә.

 

***

Кешелекле бит син, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

 

***

Котлы булсын туган көнең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Ак, саф хисләр синең күңелеңә

Бәхет үзе булып түгелсен!

 

Поздравления на татарском языке женатому мужчине

 

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләремне юллыйм: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телим!

 

Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы

 

Бүген синең туган көнең, якты матур көн. Бу көнгә син зур уңышлар белән килеп җиттең. Йортың иркен, доньяң түгәрәк, гаиләң тату, хәләл җефетең күз явын алырлык. Сиңа тик шушы курсәткечләреңне саклап, исән-сау булып, шатлыгын күреп яшәргә кала бар! Озын гомерле, таза булып, балаларыгызның игелеген күреп тигез яшәргә язсын

 

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әтиебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!

 

Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым!

 

Открытки с днем рождения мужчине на татарском

Свою поздравления можете подкрепить открыткой с днем рождения  на татарском пройдя по кнопке ниже

 

Туган көн открыткалары

Безнең төймәләр
Дешевый хостинг

Мастер фото | .

© 2018-2019.Сайтта кулланылган язмалар, ачык интернет челтәреннән җыелган. Әгәр сезнең язмага авторлык хокукы бар һәм сез аны безнең сайтта булуына каршысыз ягъни бүтән тәкъдимнәрегез булса, "безнең белән элемтә" төймәсе аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.