Как дела Смс на татарском языке
СМС Тыныч йокыСМС Хәерле иртәСМС МәхәббәтТелефонгаСМС Хәлләр ничекСМС Туган көнСмс ТөрлесеннәнЮбилей
Смс Хәлләр ничек
Ничек хәлләр кошчыгым,
Сиңа яза чыпчыгың.
Сәлам көттем кошчыктан,
Ә ул мине оныткан.
***
Белдем хәзер хәлләрегезне,
Һаман шулай исән булыгыз.
Матур шигырьләр белән безне
Гел шатландырып торыгыз.
***
Әллә мине оныттыңмы,
Әллә акчаңны жәлләдеңме
Үзем башлап сорыйм әле,
Ничек синең хәлләрең.
***
Персигым минем, жимешем,
Алма кортым, кишерем,
Бәбием син, алтыным,
Хәлләр ничек, матурым?
***
Соңгы сәламемне
Юллыйм сиңа җилләр аркылы
Барсын сиңа кайнар сәлам булып
Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.
***
Сәлам минем клубничка,
Күңелемдәге земляничка,
Түшемдәге малинка,
Йөрәгемдәге мальвинка!
Елмаюыңны сизәм,
Крепко мин сине үбәм!!!
***
Көне буе сине уйлап йөрим,
Йокламыйча төнне үткәрәм,
Сине сагынып, сиңа сәлам итеп
Шушы СМСны җибәрәм.
***
Чыгасы да сөяләсе
Капка баганасына.
Бер кочак сәлам җибәрәм
Син песи баласына!
***
Шәп көннәр теләп калам!
Бер-беренңе сөеп ярату-
Хыял булса да бер гадәт,
Нәрсә соң ул үзе мәхәббәт?!..
***
Әй шәп инде бу телефон
Заманасына күрә —
Сине шәп егет иттерә,
Ямьсезлегең яшерә.
***
Хисләрне яшерен түгәбез,
Серле безнең мәхәббәт.
Шулай сер саклый белгәнгә
Телефонга мең рәхмәт.
***
Сиңа сәлам җибәрүне таптым яңа бер җаен.
Кара күккә: сәлам сиңа яңгыр тамчысы саен!
***
Телефоным кулымда,
СМС язам сиңа.
Килеп җитәр ул килеп,
“Дускаем, нихәл” – диеп.
***
Исәнмесез! Ничек яшисез сез,
Ничек үтә сезнең көнегез,
Алгы көнегездә бәхет теләп,
Миннән сәлам кабул итегез!!!
***
Исәнмесез, дисәм белерсезме
Кемнәр сезгә хатлар язганын
Кемнәр сездән туземсезлек белән
Өзелеп хатлар көтеп калганын