Короткие Смс на татарском языке
СМС Тыныч йокыСМС Хәерле иртәСМС МәхәббәтТелефонгаСМС Хәлләр ничекСМС Туган көнСмс ТөрлесеннәнЮбилей
Кыска Смслар
Мин бит сине яратам ,хыянәт итсәң атам.
***
Безнең авыл уртасында ике кое бер елга,
смсыңны качып укы, ул бары сиңа гына.
***
Сәгать суга сигезне, кораб кичә диңгезне.
Сагынсаң смс язар иден,сагынмыйсың син мине.
***
Бу смс гади түгел, ул сөю белән тулган.
Елмаюлар буләк итеп, шатлык китерә торган.
***
Сине генә яратам бит ,әллә инде сизмисең?
Смска жавап килми,әллә яза белмисең?
***
Ярату ул нәк чәчәк кебек, су сипмәсәң сулыга һәм шиңә!
***
Телим сиңа татлы төшләр, йом күзеңне аппагым.
Бит очыннан үбә үбә, таңга кадәр саклармын.
***
Диңгезгә ай сукмак салган ,ул бик матур тик ерак.
Сина тәмле йокы теләп, киләм шул сукмак буйлап.
***
Кайвакыт уйлыйм мин, уйның тәмлесен генә.
Тәмле уйларым эчендә, иң тәмлесе син генә!
***
Телим буген сиңа иртәнең аязын, кояшлысын.
Һәр атлаган адымыңда, уңышлар юлдаш булсын.
***
Барлык эшләреңне ташлап, минем сәләмне укы.
Шушы матур җылы кичтә, телим сиңа тыныч йокы.
***
Тыныч йокы телим сиңа, бәгеркәем, бәгерем.
Тыныч йокы,тәмле төш күр, бердән берем син минем.
***
Якты айсыз төн куңелсез, йолдызларга карап уйланам.
Сиңа тыныч йокы теләп, кочаклап үбеп калам.
***
Таш кыяга менәр идем, көтеп торучы булса.
Кочаклап убәм җаныем! Бик тәмле итеп йокла.
***
Ара ерак сагындыра,яздым инде түзмәдем.
Магнит кебек тартып тора синең нурлы күзләрең.
***
Син булсаң йолдыз, мин ай булырмын.
Синең яныңда балкып торырмын!
Теләрмен сиңа тыныч йокылар,
башка йолдызлар көнләшеп тыңлар.
***
Кояш батты ай калыкты,
Сине генә яратам.
Мин яратам, яратам
Синсез көндә тора алмам!
***
Матурым матурым димәгез,
Матурыма тимәгез.
Матурыма тисәгез,
Рәхим, шәфкать күрмәссез!
***
Җаный, җаный, җанкаем
Син бит минем айкаем.
Бер батада, бер калка
Су бенда бер бака.
***
Йомры йомгак тәтием,
Йомшаккаем песием.
Бит очыңнан пәп итәм,
Тыныч йокы фәрештәм.
***
Йолдыз балкый минем тәрзәдә,
Ай да бүләк итә нурларын…
Ә мин бүләк итәм йокының да,
Төшләрнең дә иң матурларын.
***
Күктән төшкән ай нурлары сине,
Йомшак кына тибрәп, йоклатсын.
Таң йолдызы сине иртә якта,
Сихри хискә күмеп уятсын
***
Ай елмая бары синең өчен,
Сихри йолдыз эзли бәгерен.
Бар табигать сине сөеп әйтә,
Тыныч йокы минем, җимешем!
***
Сандугачның моңлы тавышын тыңлап,
Чишмә чыңын кушып җырыма.
Йокың татлы, сихри булсын өчен,
Тыныч йокы телим мин сиңа.
***
Салкын булса да кышкы көн,
Шундый матур бүген төн.
Күктә түгәрәк ай балкый,
Теләп сиңа тыныч йокы.
***
Тәмле төшләр матурым дип,
Яза башлыйм сүземне.
Тәмле йокы яратам дип,
Тәмамлыйм мин сүземне.
***
Якты булсын төшләрең,
Җайлы булсын мендәрең.
Сиңа матур төшләр керсен,
Яраткан песекэем.
***
Татлы төшләр курәмен,
Матур итеп көләмен.
Сине төштә күргән саен,
мендәремне үбәмен.
***
Алмагачка сыер кунган,
Коерыгын болгап сайрый.
Йөрәккәем сине сагынып,
Самогон кебек кайный!
***
Анда бер таракан,
Монда бер таракан,
Чебен тотып ант итәм,
Сине генә яратам!
***
Агач башларына менеп,
Карап торасым килә,
Җүләр диеп уйлый күрмә,
Сине күрәсем килә!
***
Су буенда бер бака,
Бер бата да бер калка,
Сине шул бакага ошатып,
Көлеп эчләрем ката.
***
Тәрәзәңә ат бәйләдем,
Тәрәзәңә типмәсен.
Юрганыңны ябып йокла,
Җеннәр алып китмәсен.
***
Күпме талашу,күпме аерылышу,
Күпме күз яше җиргә тама.
Кире ялгап булмый өзек бауны,
Аның төене кала.
***
Одеал ябынасыңмы,
Юрган ябынасыңмы.
Шул одеял асларында,
Мине сагынасыәмы.
Вакытың булса минем төшкә,
кереп чыгалмассыңмы?
***
Ярату ул бик көчле
Суга чумарсың,ошап.
Ләкин һаваң бетәр
Калкып чыгасың килер
Тик башың белән бозга бәрелерсең…
***
Ак карсыз сихри төннәрдә,
Юксынамын мин сине.
Җанашым син, бердән берем,
Сагынасыңмы мине?
***
Йокла, җаным, тәмле төшләр күреп,
Мин керермен синен төшеңә.
Йомшак итеп кочып, назлап үбеп,
Тыныч йокы телим узеңә.
***
Йомры йомгак песием,
Йомшаккаем, тәтием.
Бит очыннан пәп итэм,
Хәерле иртә фәрештәм.
***
Күктә яна мең йолдыз,
Синнән башка мин ялгыз.
Тыныч йокы нәнием
Минем тәмле мәмием!
***
С неба звёздочка упала,
И нашла себе урын,
Син дә йокла җан кисәгем,
Тыныч йокы матурым!
***
Привет, минем клубничкам,
Күңелемдәге малинкам,
Йөрәгемдәге мальвинкам.
Елмаюыңны сизәм,
Крепко мин сине үбәм.
***
Ятам мобила кочаклап,
Йоклап китер идем гырлап,
Но надо мне тебе сказать,
Тыныч йокы пора спать.
***
Күзен кысып, тәрәзәдән
Карап тора миңа ай.
Җаным, әйдә, бергә йоклыйк,
Минем янга кил давай!
Тыныч йокы, тәмле төш!
***
Таш кыяга менәр идем,
Көтеп торучы булса.
Кочаклап үбәм жаныем!
Бик тәмле итеп йокла.
***
Сандугачнын моңсу тавышын тыңлап,
Чишмә чыңын кушып җырыма.
Йокың татлы, сихри булсын өчен
Тыныч йокы телимен сиңа!
***
Йоклый донья, йоклый бар тереклек.
Тоя алар йокы кадерен.
Син дэ йокла – йом да кузлэренне
Тыныч йокы сина кадерлем!
***
Тәмле, назлы, саф, йомшак,
Җылы, матур төшләр керсен сиңа бүген!
Тыныч йокы!
***
Йокла тизрәк,кадерлем
Тәмле төшләр күрерсең
Ә мин инде үз чиратта
Сине төштә күрермен:)
***
Матур гына кичләр җитте,
Күзлзреңне йом дустым!
Матур төшләр күреп йокла
Төннәрен тыныч булсын!
***
Тыныч йокы карлыгач,
Төшендә күр сандугач,
Ул сиңа сайрасын
Төшләрең матурайсын!!!!
***
Күктә йолдызлар балкый,
Ямьләндереп дөньяны.
Берсе сиңа күз кыса
Мин дип уйла син аны…
***
Күкнең йөзе шундый чиста,
Тылсымлы ай аны яктырта!
Серле йолдыз кыса күзләрен,
Татлы булсын, бәгърем, төшләрең!
***
Матур керфеклэр ябылган,
Дустым бүген арынган.
Тыныч йокы баю- бай.
Тәмле төшләр күр давай.
***
Күктә йолдыз атылганда,
Алмаз ята диванда.
Ярый инде үпкәләп калма,
Тәмле йокы сиңа да.
***
Тәмле йокы,тәмле төш,
Караватыннан еглып төш,
Тагын мендә,тагын төш.
Менә сина тәмле төш.
Тыныч йокы
***
Телим сина татлы төшләр,
Йокыларнын баллысын
Куктәге зәнгәр йолдызлар
Сина шатлык яудырсын!
***
Спит куян һәм спит лиса,
Синдә песием йокла.
Пусть сиңа приснится мин,
А не какаой то там пенгвин!
***
Ничек килә минем сине бүген
Бер кочаклап, назлап үбәсем,
Яннарыңа очып киләсем һәм
Тыныч йокы, бәгърем! – диясем.
***
Беразгына вакыт тап әле
Сөям дип бер сүз яз әле
Беләсең бит инде син үзең
Ничек кирәк синең бу сүзең.
Куркам сиңа язырга,
Язма дип син әйтерсең.
Ләкин сине яратам,
Ә бүтәнне яратмыйм.